Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә.
Шушы бәйрәм уңаеннан, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе һәм мәдәният хезмәткәрләре, авылыбызның иң матур, үрнәк гаиләләрнең берсе булган Мнир абый белән Әлфия апаны бәйрәм белән котлады.
50 ел Сез яшисез
Иңнәрне иңгә куеп.
Барыбызны куандырган
Яшәү шатлыгын тоеп.
Алтын туйга кадәр яшәү
Үзе бәхет түгелме?
Тырыш хезмәтегез бизи
Узган гомер юлыгызны.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Озак еллар гомер итегез.
Пар канатлы, бер-берегезгә терәк булып
Бриллиант туегызга җитегез!