"Чаңгы ярышы"

6 января 2017 г., пятница

5 январь көнне мәктәп укучылары өчен традицияга кергән “Чаңгы ярышы” үтте. Елда балалар бу кышкы уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп,капитаннар билгеләп, командаларга исемнәр сайлап, бер-берсен сәламләгәч мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар узара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады. Эстафеталар елдагыча күп төрле булды . Кыш бабай уеннарга нәтиҗә ясап, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды Һәм укучыларны кабат Яңа ел белән котлап каникулларны яхшы кәеф, күңелле, файдалы итеп үткәрүләрен теләп калды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International