8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти-әниләргә, яисә суд алимент түләргә дигән карар чыгарса да, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак әниләргә бирелә.
Безнең Республикада ялгызы гына бала үстерүче әти-әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар өчен - 5311 сум (Республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының яртысы) тәшкил итә.
Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына айлык керем, барлык керемне кертеп, комплекслы бәяләгәннән соң, Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта гына бирелә.