Яңа Чокалы авылында яшәүче Равил абый һәм Фәүзия апа Мавлютовлар гаиләсе мондый бәхеткә ия бүген

2023 елның 8 июле, шимбә

Зөбәрҗәт туй – бигрәк тә сирәк очрый торган туй. Чөнки бик сирәк парлар гына бер – берсе белән 55 ел буе бергә яши ала.
Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында яшәүче Равил абый һәм Фәүзия апа Мавлютовлар гаиләсе мондый бәхеткә ия бүген. Бу озын тормыш юлын алар бер-берсен яратып, кулны-кулга тотынышып узган. 4 бала үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, борчулары да аз булмый, әлбәттә. Ләкин алар бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап гомер итә.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International