17 июль көне “Бердәм фольклор көне” Бөтенроссия акциясе буларак билгеләп үтелә. Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итәргә, халык иҗатын алга сөрү өчен көчләрне берләштерүдә ярдәм итәргә тиеш.
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган.
Милли йолаларыбызны яңартуга багышланган «Авылым кичләре» дип исемләнгән чараларның берсе шушы көннәрдә Яңа Чокалы авылының мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды.