Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.